ТАНЫШ БУЛЫЙК: Альберт Сабитов 📈 Аның хезмәт биографиясенә беренче адымы нефть химиясе техникумына укырга керүдән башлана. Биредә техника белән кызыксынуы арта. 🏭 Техникумны тәмамлагач, химкомбинатка слесарь булып урнаша. 1989 елда “Түбән Кама шин” берләшмәсенең мәгълүмат-исәпләү үзәгенә күчә. 🚀 Яшь белгеч хезмәт баскычы буенча югары күтәрелә: электромеханиктан бюро начальнигы дәрәҗәсенә кадәр. 🖥 Ул – шина комплексы предприятиеләренә беренче исәпләү машиналары урнаштырылу шаһиты. Аларны компьютерлар алмаштыра. Әлеге акыллы техниканы эш урыннарында көйләп җибәрү, техник хезмәт күрсәтүгә аның да өлеше керә. –Төгәл фәннәрне, электрон-исәпләү техникасы белән эшләргә яратам. Күп еллар шушы өлкәдә эшләвемнең сәбәбе шунда. Остазларым, хәзер мин җитәкли торган коллективның элекке, бүгенге кешеләре турында җылы сүзләр генә әйтә алам, – ди ул. 🧑🏫 Альберт Сабитов сайлаган һөнәренә тугры калган яшьләргә үрнәк. Аның өчен хезмәттәге бәхет – вазыйфаны күңел биреп башкару, озак еллар дус һәм бердәм коллективта эшләү. 👏🎉 Язмабыз герое бүген 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшендә һәм тормышында уңыш телибез! #КАМАTYRES #РазумныеРешения #АльбертСабитов #ЯшьләргәҮрнәк